Түләүгә гаиләдә бер кешегә айлык кереме җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил иткән гаиләләр хокуклы.
Республикада балалы 90 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә бердәм пособие ала. Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итәргә мөмкин. 2026 елда бу сумма 15 615 сумга тигез.
Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләүдә бала туганда яки уллыкка алганда эш бирүчеләр тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә айлык финанс ярдәме исәпкә алынмый.
Картлык, туендыручысын югалту яисә инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның нигезле сәбәбе булып танылды. Хисап чорының 10 ае дәвамында керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нуль керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү турындагы кагыйдә элеккечә кала.
Кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәрдән тыш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие исәпкә алына.
«Бердәм пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң кирәкле чараларының берсе булып кала бирә. Без аны ай саен түлибез, һәм ел башыннан күчерүләр суммасы инде 12 млрд сумнан артып китте. 2026 елда гамәлгә кергән барлык яңа кагыйдәләр уңышлы кулланыла, ә индексацияләнгән суммалар тулы күләмдә түләнә», - дип билгеләде РСФ ныңТатарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.