Купян юнәлешендә егетләр янына бардык. Аралаштык, урнашкан урыннарын карадык, хезмәт шартларын бәяләдек.
Сугышчылар арасында якташыбыз, Биләр кешесе, подполковник Сучков Сергей Михайлович та бар. Ул Сирияне узган, хәзер МХО да үзенең хәрби бурычын үти. Грамоталы, тәҗрибәле, җаваплы җитәкче, полк штабы җитәкчесе. Район башлыгы Сергейның Россиянең атказанган укытучысы А. А. Чугуров җитәкчелегендәге Яшь армияче яшүсмерләр клубында тәрбияләнүен аерым билгеләп үтте.