Мобиль пунктка 60тан артык кеше — район халкы, Алексеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм даими донорлар килгән иде. Процедура алдыннан һәр катнашучы мәҗбүри медицина тикшерүе үтте: белгечләр кан басымын, гемоглобин дәрәҗәсен үлчәделәр һәм кире күрсәтмәләр булмавына инандылар. Кызганычка каршы, теләк белдерүчеләрнең бер өлеше нәкъ менә сәламәтлек торышы аркасында кан тапшыра алмады.
Күчмә бригада җитәкчесе, табиб-трансфузиолог Хәйдәр Абдрахманов билгеләп үткәнчә, акция оешкан төстә һәм тыныч эш атмосферасында узган. Ул Алексеевск үзәк район хастаханәсе һәм район җитәкчелегенә донорлар көнен үткәрүдә ярдәмнәре һәм югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
Вакыт тапкан һәм бу мөһим адымны ясаган һәркемгә рәхмәт. Бер донация кан берьюлы берничә кешенең гомерен саклап кала ала бит.