Биләр яшьләр форумын уздыру мәйданчыгына әйләнде

2026 елның 29 июле, чәршәмбе

Форум кысаларында «Киләчәк һөнәрләре: без сайлыйбыз, безне сайлыйлар»дигән панель дискуссия булды. Ачык сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев катнашты.

Бүген яшьләргә булачак һөнәрләрен билгеләргә, уку мөмкинлекләре һәм эшкә урнашу перспективалары белән таныштырырга ярдәм итү аеруча мөһим. Мондый очрашулар тормыш юлын аңлы рәвештә сайлау өчен яхшы нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International