2026 елның 30 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, җил 15-20 м/с, локаль 24 м/с кадәр көчле җил, көчле яңгыр,кайбер районнарда боз явуы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешне исәпкә алып, куркыныч арта:
энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария хәлләре, электр линияләре һәм элемтә линияләре өзелү;
түбәнең һәм түшәмнәрнең җимерелүе һәм зарарлануы, начар ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре, карт агачлар аву, төзелеш мәйданчыкларында краннар аву мөмкин.
Түбәнлекләрне һәм урам-юл челтәрен су каплау; юл-транспорт һәлакәтләре.