Биләрдә беренче эш көнендә мобиль поликлиникада 80 кеше булды.Кабул итүне кардиолог, невролог, эндокринолог һәм ревматолог башкара, лаборатория эшли,шулай ук флюорография узарга мөмкин.
Эш графигы:
📍 27 июльдән 7 августка кадәр (ял көннәреннән тыш) — Биләр авылы;
📍 10 августтан 14 августка кадәр — Зур Тигәнәле авылы;
📍 17 августтан 21 августка кадәр — Сахаровка авылы;
📍 24-28 август көннәрендә-Юеш Көрнәле авылы.
Консультациягә үз Фапыңда, шулай ук Биләр табиблык амбулаториясендә язылырга мөмкин.
Мобиль поликлиника эше авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен махсуслаштырылган медицина ярдәмен алу мөмкинлеген бирә. Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының мөһим бурычларының берсе.