Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» паркында бәйрәм чарасы узды

2026 елның 10 июле, җомга

Кунакларны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина котлады, гаилә тормышның төп кыйммәте булды һәм булып кала бирә, ә ныклы гаилә берлекләре җәмгыять иминлегенең нигезе булып тора, дип билгеләп үтте. Үзләренең тормыш үрнәкләре белән яшьләрне рухландырып, гаилә традицияләрен саклап, балаларын һәм оныкларын мәхәббәт һәм үзара аңлашу атмосферасында тәрбияләгән парларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»иҗтимагый медален тапшыру тантанасы бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Бу бүләк белән озак еллар бергә яшәгән, гаилә бәйләнешләрен саклап калган, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм хөрмәткә лаек якташларыбызны билгеләп үтәләр.

Быел Сергей Николаевич һәм Людмила Павловна Вилковлар гаиләсе бергәләп алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның тарихы бала чакта ук башланган, ә инде илле ел ир белән хатын тормыш буенча кулга-кул тотынышып баралар. Сергей Николаевич күп еллар «Зирекле » совхозында электрик булып эшләгән, ә Людмила Павловна үзен педагогикага багышлап, укытучы, аннары Мораса урта мәктәбендә директор булып эшләгән. Икесе дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашып, күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале шулай ук Ильяс Мортазьевич һәм Гөлкәй Хәйретдин кызы Әхмәтовлар гаиләсенә тапшырылды. Менә инде 39 ел алар бергә яшиләр, бер-берсенә барлык башлангычларда ярдәм итәләр. Ильяс Мортазьевич үзенең хезмәт эшчәнлеген районның агросәнәгать комплексын үстерүгә багышлаган. Ул «Игенче» совхозында директор булып эшләгән, районның авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән, «Родина» колхозын җитәкләгән, Алексеевск районының Мактаулы гражданы һәм күп кенә игелекле эшләрнең инициаторы булып тора. Гөлкәй Хәйретдин кызы 27 елдан артык Алексеевск районында Россия Пенсия фонды идарәсен җитәкләп, хезмәттәшләренең һәм халыкның хөрмәтен яулый.

Бәйрәмнең дәвамы «И долог век любви»концерт программасы булды. Район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары тамашачыларга музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International