Алексеевск районыннан Егоровлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале җиңүчесе булды

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

Чуваш Майнасы авылыннан Егоровлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең республика этабында Алексеевск районын лаеклы тәкъдим итте һәм «Гаилә традицияләрен саклау» номинациясендә җиңүче булды.

Бу җиңү-үз нәселенең тарихына сакчыл караш, ата-бабалар истәлегенә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен балаларга һәм оныкларга тапшырырга омтылу нәтиҗәсе. Нәкъ менә шундый гаиләләр безнең районның чын терәге булып тора/

Егоровлар гаиләсен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Сез саклаган традицияләр башка гаиләләрне үз тарихларын өйрәнергә һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга рухландырсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International