Түләүле ял көннәре ата-аналарның берсенә, икенче ата-ана эшлиме-юкмы, бирелә. Мәсәлән, әгәр әни бала карау буенча ялда булса яки вакытлыча эшләмәсә, эшләүче әти тиешле дүрт ял көненнән файдалана ала.
Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-аналарның берсенә (опекунга, попечительгә) эш бирүчегә язма гариза бирергә кирәк. Әгәр икенче ата-ана эшкә урнашкан икән, гаризага икенче ата-ананың эш урыныннан ул өстәмә ял көннәрен кулланмаган яки өлешчә файдаланган дигән белешмәне теркәргә кирәк. Ял көннәре ана белән әти арасында бүленергә яки берәрсе тарафыннан файдаланылырга мөмкин.
Ял көннәрен ай саен алырга яки календарь елына 24 көнгә кадәр тупларга һәм алардан бер мәртәбә файдаланырга мөмкин. Мондый көннәрне рәттән бирү графигын эш бирүче белән килештерергә кирәк. Тупланган ял көннәрен ел дәвамында файдаланырга, аларны киләсе чорга күчерергә яки акча белән компенсацияләргә ярамый.
«Еллык түләүле отпуск, хезмәт хакы сакланмыйча отпуск, 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпуск чорында өстәмә түләүле ял көннәре бирелми. Шул ук вакытта башка ата — ананың 4 өстәмә түләүле ял көненә хокукы саклана», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ял көннәрен эш бирүче ата-ананың уртача хезмәт хакы исәбеннән түли, ә СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге аңа тотылган чыгымнарны каплый.