Аларга милек хокукын рәсмиләштерү эшен «Сетевая компания» АҖ филиалы — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре»башкара.
Сүз Лебяжье авылында урнашкан ике комплектлы трансформатор подстанциясе һәм электр тапшыру линиясе турында бара:
- КТП-62П 25 кВА /10/0,4 кВ;
— КТП-67П 250 кВА /10/0,4 кВ;
-Алексеевск ПС КТП-62П Ф-12дә ВЛ-10 кВ һава линиясе.
Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә,«Сетевая компания» АҖ Татарстанда система булдыручы территориаль челтәр оешмасы буларак билгеләнгән. Компания милекчесе булмаган яки хуҗалары билгесез булган электр челтәре хуҗалыгы объектларын хезмәт күрсәтүгә һәм баланска кабул итү белән шөгыльләнә. Бу электр белән ышанычлы һәм имин тәэмин итү өчен кирәк.
Күрсәтелгән объектларның милекчеләре турында белешмәләре булган кешеләрдән «Сетевая компания» АҖ филиалы — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» нә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар: Чистай ш., К. Маркс ур., 131, кабинет 401. Элемтә өчен Телефон: 8 (84342) 9-34-18.
Мөрәҗәгать итү вакыты хәбәр басылып чыкканнан соң 30 көн тәшкил итә.