Барлык җирлекләрдә дә төзекләндерү эшләре актив бара. Үлән чабуга, баганаларны агартуга, җәмәгать урыннарын һәм урамнарны яшелләндерүгә керештеләр. Тора-бара торак пунктларның тышкы кыяфәте яңара, чистара һәм уңайлырак була. Бу эшкә предприятиеләр, оешмалар, коммуналь хезмәтләр, халык кушылуы мөһим. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә район көннән-көн матурлана бара. Көн саен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче һәм үз хезмәтләрен җиребездә тәртипкә салучы һәркемгә рәхмәт.