Алексеевск районында туристлык проектларын гамәлгә ашыруны бәяләделәр

2026 елның 12 апреле, якшәмбе

Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов килде.

Визит барышында ул районның туристлык мәйданчыкларын — «Страусы Биляра» экофермасын һәм «Лебедино Эко»глэмпингын карап чыкты.

Төп игътибар «Туризм һәм кунакчыллык»милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме алган проектларны гамәлгә ашыруга бирелде. «Страусы Биляра» экофермасы — 2025 елда,«Лебедино Эко» глэмпингы 2024 елда грант конкурсында җиңүче булды. Акчалар инфраструктураны үстерүгә һәм яңа туристлык объектларын булдыруга юнәлдерелгән. Грант ярдәменең гомуми күләме 11,2 млн сумнан артык тәшкил итте.

Шулай ук визит барышында туристлык тармагының алга таба үсеше турында фикер алыштылар. Быел районда Алексеевскида дүрт йолдызлы «Алекс» кунакханәсе төзелеше төгәлләнеп килә. Якын киләчәктә Биләрдә кунакханә төзү планлаштырыла: инвестор билгеләнгән инде, проект әзерләнә һәм җир бүлү эшләре алып барыла.

Районда туризмны үстерү дәвам итә-халык һәм кунаклар өчен яңа тарту нокталары булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International