Россиядә йөкле хатыннар көне елына ике тапкыр билгеләп үтелә. Алексеевск районында бәйрәм «СинЭнергия» яшьләр үзәгендә җылы очрашуга сәбәп булды, дип хәбәр итә «Алексеевское-информ».
«Пчёлка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иң баштан ук кәефләрен күтәрделәр — әниләре турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, булачак әниләргә открыткалар һәм әти-әниләре белән бергә ясаган кул эшләре тапшырдылар.
Очрашуга булачак әниләр, Алексеевск үзәк район хастаханәсе, ЗАГС, социаль фонд, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре, шулай ук Воскресение Христова храмының шәфкать туташлары җыелды. Белгечләр йөклелек чорында һәм бала туганнан соң ярдәм чаралары: медицина ярдәме, түләүләр, психологик ярдәм турында сөйләделәр.
Бүләкләр тапшыру тантанасы аеруча тәэсирле булды. Шәфкать туташлары хатын-кызларга кечерәк иконкалар һәм бәйләнгән оекбашлар-сабыйлар өчен пинеткалар бүләк иттеләр.
Бәйрәм иҗади мастер-класс белән тәмамланды: булачак һәр әни үз баласы өчен үз куллары белән беренче йомшак уенчык ясады.
— Безнең өчен мондый очрашулар оештырылуы бик күңелле. Монда файдалы мәгълүмат кына түгел, ярдәм һәм игътибар да тоясың. Ә үз куллары белән ясалган уенчык хәзер минем балам өчен беренче бүләк булачак, - дип уртаклашты катнашучыларның берсе.