РТРС филиалы Алексеевск муниципаль районында яшәүчеләргә Зур Полянка торак пунктындагы радиотелеүзәктә планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылуы турында хәбәр итә.
Эшләр 2026 елның 20 апрелендә 1:00 дән 10:00 гә кадәр булачак.
Эшләр башкарылган вакытта түбәндәге программаларны тапшыру вакытлыча туктатылачак:
«Болгар радиосы»;
«Радио России» + «Радио Татарстана»;
РТРС-1 (первый мультиплекс);
РТРС-2 (второй мультиплекс).
Сүндерү җайланманың киләчәктә тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен планлы профилактик эшләр башкару зарурлыгына бәйле.
Районда яшәүчеләрдән телетапшырулар карауны һәм радио тыңлауны планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйбыз.