Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Алексеевск районында яшәүчеләргә социаль хезмәт күрсәтү системасындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.
2026 елның 1 маеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.02.2026 № 107 карары үз көченә керә. Гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлар дип тану, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү вәкаләтләре «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» (алда – Үзәк) ДКУга тапшырыла.
Алексеевск районында яшәүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?
Алексеевск районында үзәкнең бүлекчәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Алексеевск штп., Казаков ур., 8 йорт.
Кабул итү сәгатьләрен һәм эш графигын министрлыкның рәсми сайтында сылтама буенча ачыкларга мөмкин:
https://mtsz.tatarstan.ru/otdeleniya-rtsmp.htm
Ничек гариза бирергә?
Районда яшәүчеләрнең гариза бирүнең ике ысулы бар:
Шәхсән үзәктә югарыда күрсәтелгән адрес буенча.
Электрон рәвештә-Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (ЕПГУ)аша:
https://www.gosuslugi.ru/652631/1/form
Иң мөһиме: яңалыклар 2026 елның 1 маеннан гамәлгә керәчәк. Алексеевск районында яшәүчеләргә кирәкле ярдәмне вакытында алу өчен үзәкнең адресы һәм кабул итү сәгатьләре белән алдан танышырга киңәш итәбез.
Барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була.