Республикада мәгариф өлкәсендәге һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Алексеевск районы вәкилләре сынауларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

«Ел укытучысы» конкурсының төбәк этабы финалистлары арасында физика укытучылары да бар. Алексеевскиның 2 нче мәктәбеннән Екатерина Александровна Баландова «Мәгариф киңлеге режиссеры»номинациясендә җиңүче булды. Ромодан мәктәбеннән Олеся Дмитриевна Егорова «Педагогик эзләү лабораториясе» номинациясендә җиңү яулады.

Биләр мәктәбе укытучысы Алсу Раиф кызы Абрарова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында район исеменнән чыгыш ясады һәм лауреатлар рәтенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International