Алексеевск районына эш визиты белән «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасында «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы генерал-майор Александр Бородин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге делегациясе килде.
Кунаклар район башлыгы Сергей Демидов белән бергә Җиңү паркында булдылар, анда Ватанны саклаучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Аннары делегация Сугышчан дан музеенда булды, анда ил һәм район тарихының героик битләрен чагылдырган экспозицияләр белән җентекләп танышты.
Биредә үк ветераннар хәрәкәте вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Ветераннар берлегенең «За заслуги» медальләре яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре, актив тормыш позициясе һәм ветераннарны кайгыртулары өчен Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Фәрит Әсәдуллинга, Сергей Козловка, Сергей Батмановка, Рәфкать Медведевка тапшырылды.
Визит барышында делегация Зур Полянка авылындагы Алексеевск өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Биредә кунаклар өлкән буынга ярдәм итү һәм кайгырту мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, монда көн күрүчеләр белән аралаштылар. Алар интернатта торучыларга яңа телевизор бүләк иттеләр.
Биләрдә «Юнармия» яшүсмерләр клубы базасында узган ветераннар оешмаларының семинар-киңәшмәсе программаның ахыры булды. Анда ветераннар җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар һәм «Юнармия»вәкилләре катнашты. Катнашучылар яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм алдагы эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Делегация визиты Алексеевск районында тарихи хәтерне саклау һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча системалы эшнең эзлекле һәм югары дәрәҗәдә алып барылуын тагын бер дәлилләде.