Район хакимиятендә халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Фикер алышуда хакимият вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, үзәк район хастаханәсе баш табибы һәм авыл ФАПлары фельдшерлары катнашты.
Диспансеризация узуның агымдагы вәзгыяте, шулай ук сәламәтлек саклауның башка юнәлешләре буенча багланышлар турында фикер алыштылар.
Район башлыгы урынбасары Галина Белова авыл җирлегендә җирлек башлыклары һәм фельдшерлар арасында тыгыз хезмәттәшлек аеруча мөһим — бу халыкны медицина тикшерүләре белән тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип ассызыклады.
Баш табиб Рәис Мостафин диспансерлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте: нәкъ менә ул дәвалау нәтиҗәлерәк булган авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм район халкының сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә.
Диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада һәм авыл ФАПларында бушлай узарга мөмкин-сәламәтлегегезне кайгыртуны кичектереп тормагыз.