21 март көнне Алексеевск шәһәр тибындагы поселогындагы «Лидер» спорт комплексында ир-атлар командалары арасында икътисад фәннәре кандидаты Герман Сергеевич Боровиков Кубогына волейбол буенча ХХХІІІ муниципальара турнир узды.
Бу турнир-ярышлар гына түгел. Бу район үсешендә сизелерлек эз калдырган, көчле җитәкче, үз эшенең профессионалы булган һәм кешеләрнең ихлас хөрмәтен казанган кешегә хөрмәт.
Ачылу тантанасында катнашучыларны аның оныгы Герман Олегович Боровиков сәламләде, буыннарны берләштерүче хәтерне һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Мәйданчыкта 5 команда очрашты. Уеннар чын-чынлап мавыктыргыч булды: киеренке көрәш, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш һәр матчта сизелеп тора иде.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Алексеевск районы (СКК)
2 урын — Чистай шәһәре
3 урын-Алексеевск районы (яшьләр командасы)
4 урын-Аксубай районы
5 урын-Яңа Чишмә районы
Аерым бүләкләр:
Иң яшь уенчы-Сергей Ерашов (Алексеевск районы)
Иң тәҗрибәле уенчы-Роман Лагунов (Чистай шәһәре)
Турнирның иң яхшы уенчысы-Кирилл Федоров (Алексеевск районы)
Мондый турнирлар берләштерә, тарихка хөрмәт тәрбияли һәм яңа җиңүләргә рухландыра.
Командаларны котлыйбыз һәм матур традицияне дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерәбез!