Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлады. Бу сезонда казанлылар киштәләренә беренчеләрдән булып үз продукциясен Алексеевск районы җитештерүчеләре алып килде.
Безнең җирлек башлыклары шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Төп басым яңа җитештерелгән булуга һәм сыйфатка ясалган-җирле фермерлар шәһәр халкына ит продукциясе, «түтәлдән» яшелчәләр, шулай ук төрле икмәк-булка һәм кондитер әйберләре алып барганнар.