Олы Ураза бәйрәме алдыннан Алексеевск районында 170тән артык дин тотучыны берләштергән традицион рәвештә район ифтары узды.
Чара мөһим рухи һәм иҗтимагый мәйданчыкка әверелде, анда төрле буын вәкилләре изге Рамазан ае тәмамлану шатлыгын уртаклашу, үзара хөрмәт һәм бердәмлек традицияләрен ныгыту өчен җыелды.
Ифтар башланыр алдыннан катнашучыларга Рөстәм хәзрәт Вальщиков мөрәҗәгать итте. Үзенең вәгазендә ул Рамазанның тирән рухи мәгънәсен, игелекле эшләрнең, шәфкатьлелекнең һәм якыннарыбыз турында кайгыртуның әһәмиятен искә төшерде.
Кичке намаздан соң кунаклар уртак өстәл янына җыелдылар. Ифтар җылы һәм җанга якын атмосферада үтте.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов үз тәэсирләре белән уртаклашты:
- Район ифтарын уздыру безнең өчен күркәм традициягә әйләнде. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, рухи кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә һәм җәмгыятьтә үзара аңлашуны ныгыта. Бу мөһим вакыйгада катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәм.
Чараны тәмамлап, катнашучылар бер-берсен якынлашып килүче шәфкатьлелек, чистарыну һәм бердәмлекне символлаштырган Ураза бәйрәме белән котладылар.