Язгы боз - яшерен куркыныч чыганагы

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Көннәр җылына башлау белән сулыклар аеруча куркыныч була башлый. Боз ныклыгын югалта, көпшәкләнә һәм хәтта тышкы яктан нык тоелса да, теләсә кайсы вакытта таралып китәргә мөмкин.

 Район халкын куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорыйбыз:

  •   Бозга чыкмагыз-ул инде куркынычсыз түгел.
  •   Балаларыгызны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз.
  •  Кара таплы, ярыклы һәм эрегән урыннардан сакланыгыз.
  •   Берничек тә бозга транспортта чыкмагыз.

Әгәр кеше боз астына төшеп киткән икән:

  •    Ашыгыч рәвештә 112гә шалтыратыгыз.
  •   Су чыккан урынга якын килмәгез.
  •   Зыян күрүчегә бау, таяк, шарф яки кием бирегез.
  •   Үзегез төшеп китмәс өчен, ятып сак кына ярдәм итегез.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга язгы бозның нәрсә белән куркыныч булуын аңлатыгыз. Гади кагыйдәләр гомерне саклап кала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International