Район халкы — тәртип сагында

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Үзең яшәгән урын турында чын кайгырту гади, әмма мөһим гамәлләрдән башлана. Гагарин урамындагы 20 нче йортта яшәүчеләр - моңа ачык дәлил.

Монда башкалар тәртип урнаштырганны көтәргә күнекмәгәннәр. Инициативаны Нина Алексеевна (70 яшь), Нина Федоровна (77 яшь), Татьяна Павловна (76 яшь) һәм Сергей Павлович (77 яшь) үз кулларына алдылар.

Алар, көрәкләр белән коралланып, бергәләп җыештырырга чыктылар: тротуарларны кардан һәм боздан чистарттылар, аларны пөхтә итеп   юл өстенә ташладылар, аннан коммуналь хезмәтләр кар массаларын вакытында алып китә алалар. Яшь үсентеләргә дә аерым игътибар бирелде — аларны, яшел ишегалдының киләчәге турында кайгыртып, кар әсирлегеннән азат иттеләр.

Эшсез утыру бердә күңелгә ятмый, ди әби-бабайлар. Аларга үзләрен кирәкле итеп хис итү, үз куллары белән ишегалды турында тырышып кайгырту, аны уңайлырак, җайлырак һәм матуррак итү мөһим.

Мондый инициатива-бер мәртәбәле  омтылыш кына түгел. Җылы сезон башлану белән әлеге кешеләр территорияне карауларын дәвам итәләр: чәчәкләр утырталар, чисталыкны күзәтәләр, үз куллары белән ямь һәм тәртип тудыралар.

Бу төзекләндерү генә түгел-бу чын дустанә күршелек, җаваплылык һәм үз йортыңа ихлас мәхәббәт үрнәге.

Хезмәтегез һәм илһамландыргыч үрнәгегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International