Язгы ташу чорына гигиена таләпләре

2026 елның 14 марты, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлеге, боз китү һәм су ташу вакытында су басу куркынычы булу сәбәпле, халыкка санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Әлеге чараларны үтәү массакүләм йогышлы авырулар һәм азыктан агуланулар килеп чыгуны һәм таралуны булдырмау мөмкинлеге бирәчәк.

Ведомство белгечләре гражданнарга түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

Язгы ташуга әзерлек:

  • Агынты су чокырларын алдан ук чистартырга.
  • Чүп-чар һәм азык-төлек калдыклары барлыкка килүгә юл куймыйча, йорт яны территориясендә тәртип урнаштырырга.

Эчә торган суга һәм туклануга таләпләр:

  • Эчәр өчен кайнатылган яки шешәләргә салынган су гына кулланырга. Суны очраклы чыганаклардан — коелардан, чишмәләрдән, елгалардан һәм күлләрдән файдалану катгый киңәш ителми.
  • Азык-төлекне бөҗәкләр, кимерүчеләр һәм хайваннар тимәслек җирдә сакларга.
  • Азык-төлекне, бигрәк тә тиз бозылучы азыкны саклау шартларын төгәл үтәргә.
  • Азык-төлек сатып алганда, яраклылык срогын һәм төргәкнең бөтенлеген тикшерү мәҗбүри.
  • Азык-төлекне санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында һәм очраклы затлардан сатып алмаска.
  • Ташу суы астында торган ризыкны куллану катгый тыела.
  • Яшелчә, җиләк-җимешне чи килеш ашар алдыннан кайнар су белән пешекләргә киңәш ителә.

Шәхси гигиена һәм сәламәтлекне контрольдә тоту:

  • Ашар алдыннан, ризык әзерләгәнче, шулай ук бәдрәфкә һәм җәмәгать урыннарына барганнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга. Балаларның бу кагыйдәне үтәвен күзәтергә кирәк.
  • Йогышлы авыруның беренче билгеләре (температура күтәрелү, косу, эч китү, эч авырту һ.б.) барлыкка килгәч, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә.

Су кимегәннән соң:

  • Коеларны чистарту һәм дезинфекцияләү мәҗбүри.
  • Торак һәм ярдәмче бүлмәләрне, ишегалды бәдрәфләрен, чистарту чокырларын,сыек калдыклар җыю урыннарын һәм чүп контейнерларын дезинфекцияләргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International