13 март көнне Аксубай районында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының зона этабы булып узды. Алексеевск районы данын анда Биләр урта мәктәбе командасы яклады.
Катнашучылар үзләренең сәләтләрен, бердәмлеген һәм иҗади якын килүләрен өч конкурс сынавында: «Визитка», «Күргәзмә» һәм «Иҗади проектны яклау»да күрсәттеләр. Командалар мәктәп һәм ата-аналар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең оригиналь идеяләрен тәкъдим иттеләр, уртак чаралар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм чын-чынлап дус һәм актив сыйныф коллективы төзелүен күрсәттеләр.
Зона этабы йомгаклары буенча Биләр мәктәбе командасы призлы урынга лаек булды. Бу нәтиҗә Алексеевск районы вәкилләренә республика конкурсының ярымфиналына чыгу мөмкинлеге бирде.
Командада катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга конкурсның киләсе этабында уңышлар телибез!