Яз җитү һәм кар эрү белән Алексеевск районында юл өслегендәге чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре башланды. Юл хезмәтләре автомобиль юлларын кышкы чордан соң норматив хәлгә китерүгә кереште.
Белгечләр юл челтәренең торышына көндәлек мониторинг үткәрәләр. Тикшерү барышында өслеге җитди зыян күргән урыннар теркәлә, шуннан соң беренче чираттагы ремонт эшләре графигы формалаша.
Беренче чиратта, чокыр-чакырларны төзекләндерү югары хәрәкәт интенсивлыгы булган юлларда, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларында башкарылачак.
Юл төзүчеләр билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр ремонт эшләрен яз башында ук башларга мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсендә өслекнең кимчелекләрен тиз арада бетерү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыру мөмкин була.
Хәзерге вакытта Алексеевск – Лебяжье – Сакон автомобиль юлында чокырчакырларны ремонтлау эшләре башланган инде. Эшләрне «Алексеевскдорстрой»ААҖ белгечләре башкара. Ремонтланган һәр участокның сыйфаты мәҗбүри тикшереләчәк.
Районда яшәүчеләрне шулай ук юл өслегенең аеруча куркыныч урыннары турында хәбәр итүләрен сорыйлар. Мәгълүматны «Алексеевскдорстрой» ААҖнең диспетчерлык хезмәтенә 8 (927) 400-44-65 телефоны аша тапшырырга мөмкин.
Чокырчакырларны ремонтлау юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм район юлларында хәрәкәтне уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.