1 марттан РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан бердәм пособие билгеләнгәндә алиментны исәпкә алу кагыйдәләре үзгәрде

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Яңа норма түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны күрсәтелгән датадан соң озайтачак гаиләләргә кагылачак. Әгәр ата — ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд боерыгы булмаса, гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә Татарстан Республикасы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакыннан чыгып түбәндәге суммалар исәпкә алыначак (Росстат белешмәләре буенча): бер балага — күрсәтелгән күләмнән 1/4, ике балага — 1/3, өч һәм аннан күбрәк балага-1/2. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие сораганда күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.

«Яңа нормалар реаль саннарда балалы гаилә янчыгында ничек чагылыш табачагын тикшерәбез. Татарстан Республикасы буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 75 764 сум тәшкил итә.1 һәм 2 балалы гаиләләр өчен исәпләү  нигезенә нәкъ менә шушы күрсәткеч салыначак. Формула түбәндәгечә: Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы 4 кә һәм 3 кә бүленә. Димәк, бер балалы гаилә өчен бу сумма 18 941 сум, ә 2 балалы гаилә өчен 25 254 сум тәшкил итә. Нәкъ менә шушы саннар гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә ата - аналарның рәсми керемнәренә өстәләчәк», - дип өстәде РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бердәм пособие-17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм иртә срокларда учетка баскан йөкле хатын-кызларга адреслы ярдәм чарасы. 2025 елда Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына пособие билгеләде. Түләү, гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча бирелә.

2026 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә бер кешегә айлык кереме җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук исәпләү чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил иткән гаиләләр түләүгә хокуклы.

Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына уртача кереме исәбендә бала туганда яки уллыкка алганда эш бирүчеләр тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күчерелгән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә айлык финанс ярдәме исәпкә алынмый.

Картлык, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның төп сәбәбе булып тора. Хисап чорының 10 ае дәвамында керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нуль керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү турындагы кагыйдә элеккечә кала.

Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшмәкәрлек эшчәнлегеннән (һәм башка эшчәнлектән) кергән керемнәрдән тыш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International