Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февральдә республикада яшәүче 31 кеше яңа автомобиль ачкычы алды. Шулардан 8 кеше LADA Vesta автомобиле белән, 23 кеше LADA Granta автомобиле белән тәэмин ителде.
Автомобиль алу өчен нигез булып зыян күрүчене реабилитацияләү программасы хезмәт итә, ул медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре булу-булмавын, шулай ук идарә итүнең кирәкле тибын һәм транспорт чарасының модификациясен күрсәтә.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, махсуслаштырылган автотранспортны тапшыру алучының законда билгеләнгән кайбер таләпләрне үтәвен күздә тота. Аерым алганда, гражданин транспорт чарасын Дәүләт автоинспекциясендә билгеләнгән вакытта теркәргә тиеш. Автомобиль җиде ел дәвамында хуҗасы тарафыннан эксплуатацияләнергә тиеш, шул ук вакытта аны башка затларга тапшыру рөхсәт ителми. Шартнамәнең әлеге шартларын бозу бирелгән автомобиль бәясенә эквивалентлы акчаларны түләтүгә китерә.
Файдалану чорында хуҗаларга берничә компенсация чарасы күрсәтелә: ягулык-майлау материалларына һәм техник хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнарны квартал саен өлешчә каплау, ОСАГО полисы хакының яртысын еллык компенсацияләү, шулай ук Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге акчалары исәбеннән бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге. Җиде еллык срок тәмамлангач, гамәлдәге медицина күрсәткечләре булганда, граждан яңа автомобиль алуга дәгъва кылырга хокуклы, моңа кадәр бирелгән транспорт чарасы аның тулы милкенә күчә.