Алексеевскида туристик визит-үзәге төзелеше турында фикер алыштылар

2026 елның 9 марты, дүшәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов «Кулга Кул»командасы вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Биләр территориясендә яңа визит-үзәк төзү планнары турында фикер алыштылар. Визит-үзәк Биләр өчен генә түгел, тулаем Алексеевск районы буенча да эшләячәк, шәхси сәяхәтчеләр өчен дә, оешкан төркемнәр өчен дә туристлык маршрутларын формалаштыру һәм сату буенча бердәм мәйданчык булачак. Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, мондый объект бүген бик кирәкле: Алексеевск районына туристлар агымы елдан-ел тотрыклы үсә, һәм заманча туристлык инфраструктурасын үстерү ихтыяҗга әйләнә.

Проектны гамәлгә ашыру «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында туристлык инициативаларын үстерүгә грант ярдәмен җәлеп итеп, шулай ук проект инициаторларының үз акчаларын кулланып планлаштырыла. Бу туризм үсешенә комплекслы якын килергә, территориянең җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм район икътисады өчен өстәмә үсеш нокталары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International