Тантана тамашачы тулы зал җыйды-хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга районнан төрле буын кешеләре килде.
Сәхнәдән барлык гүзәл затларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов котлады. Ул хатын-кызларга хезмәтләре, гаиләләре турында кайгыртулары һәм район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Залда утыручы сугышчыларның әниләренә Олег Леденцов чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Концерт вакытында хатын-кызларга махсус хәрби операциядә катнашучылар Виталий Уфимцев һәм Радик Гатин да мөрәҗәгать иттте. Алар сугышчыларга үз бурычларын үтәргә ярдәм иткән хатын-кызларга ярдәмнәре, җылылык һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәм программасы бик күптөрле булды. Сәхнәдә районның иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.
Бәйрәм кичәсе барлык катнашучыларга язгы кәеф, елмаю һәм хатын — кызларга игелекләре, кайгыртучанлыклары һәм мәхәббәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре бүләк итте.