Геройның өе Биләрдә,ул муниципаль программа буенча төзелгән һәм яшәргә тулысынча әзер. Чиста бизәлеш башкарылган, торак уңайлы һәм заманча булсын өчен барлык кирәкле көнкүреш шартлары уйланылган.
Алексеевск районы өчен бу әһәмиятле вакыйга. Безнең якташларыбыз Рәсим Баксиков белән хаклы рәвештә горурланалар — аның батырлыгы һәм хезмәте күпләр өчен үрнәк булды.
Геройларга ярдәм итү һәм аларның батырлыкларына хөрмәт саклау район эшенең мөһим өлеше булып кала.