Яшь гаиләләргә ярдәм итү-гамәлдә!

2026 елның 28 феврале, шимбә

Алексеевск районыннан яшь Варламовлар гаиләсенә торак шартларын яхшыртуга 1 953 030 сум күләмендә сертификат тапшырдылар. Ярдәм «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»республика программасы кысаларында күрсәтелде.

Сертификатны тантаналы рәвештә Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов тапшырды. Ул гаиләне мөһим вакыйга белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Алексей һәм Светлана Варламовлар улы Андрейны тәрбиялиләр, аңа 7 яшь.
Алексей «Алексеевскдорстрой» ААҖдә лаборант, Светлана мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшли. 2025 елда гаилә йорт төзелешенә ипотека рәсмиләштергән, ә алынган сертификатны аның бер өлешен түләүгә җибәрергә планлаштыра.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы гаиләләргә үз йортларына ышанычлы адым ясарга ярдәм итүен дәвам итә.

Программада түбәндәге критерийларга туры килә торган яшь гаиләләр катнаша ала:
• торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә кую);
• түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты яисә үз тупланмалары);
• ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдәге ата-ананың яше-35 яшькә кадәр.

➡ Программа кысаларында мөмкин:
• беренчел һәм икенчел базарларда торак сатып алу;
• торак йорт төзү;
• ипотека кредитын түләү (банк белән килешү төзегәнче исәпкә кую шарты белән).

📞 Тулырак мәгълүмат:
8 (84341) 2-39-85 — Алексеевск районы буенча яшьләр һәм туризм секторы.

Яшь гаиләләргә ярдәм итү районның социаль сәясәтенең мөһим юнәлеше һәм аның киләчәгенә реаль өлеш кертүе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International