Казанда Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышы узды

2026 елның 28 феврале, шимбә

Чара барышында район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының 2021-2025 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2026 елга төп бурычлар һәм эш өстенлекләре билгеләнде.

Эш йомгакларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов тәкъдим итте. Ул кулланучылар кооперациясенең республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешен һәм аның территорияләрне тотрыклы үстерүдә әһәмиятен билгеләп үтте.

Җыелыш азагында бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәле үстергән өчен 2025 елда Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте икенче урынны алды.

Моннан тыш, Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Мингаяз улы Хәйбуллин шәхси өлеш керткәне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә актив катнашканы өчен Россия Федерациясе Үзәк берлегенең «За помощь СВО»  мактау билгесе белән бүләкләнде.

Илнур Мингаяз улын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International