«СинЭнергия» яшьләр үзәгендә Бердәм килештерү кабинетында эшләү мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасының 15 муниципаль районы, Чаллы шәһәре, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында технологик тоташтыру процедураларын оптимальләштерүгә һәм цифрлаштыруга юнәлдерелгән Бердәм килештерү кабинетын куллануның гамәли мәсьәләләре каралды. Катнашучылар системада эшләү тәҗрибәсе, килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.
Мондый киңәшмәләрне уздыру муниципалитетлар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.