Яшьләр үзәгендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган фиджитал-уеннар буенча турнир узды. Ярышлар форматы цифрлы технологияләрне һәм реаль спорт дисциплиналарын берләштерде, катнашучыларга үзләрен киберкиңлектә дә, спорт мәйданчыкларында да күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Ярышлар дүрт юнәлештә үтте: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-хоккей һәм фиджитал-бермә-бер көрәш. Башта командалар үзләренең осталыкларын виртуаль мохиттә күрсәттеләр, аннары гомуми счетны саклап, реаль спорт ярышларында нәтиҗәләрен расладылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде.
Фиджитал-баскетбол
1 урын - «Бублики»командасы
2 урын - «Абонемент»командасы
3 урын «Оклахома» командасы
Фиджитал-хоккей
1 урын - «Викинги»командасы
2 урын - «Алекс»командасы
3 урын - «Торнадо»командасы
Фиджитал-бермә-бер көрәш
1 урын - «Бобры» командасы
2 урын - «Тигры»командасы
3 урын - «Крокодилы»командасы
Фиджитал-футбол
1 урын - «Три богатыря» командасы
2 урын - «NF»командасы
3 урын - «Темп»командасы
4 урын - «Алекс колледж» командасы
Турнир заманча технологияләрнең традицион спортны тулыландыра, команда эшен, стратегик фикерләүне һәм яшьләрнең актив яшәү рәвеше белән кызыксынуын үстерә алуының ачык мисалы булды.