«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Алексеевск районы делегациясе катнашты, аны Башкарма комитет җитәкчесе Олег Леденцов җитәкләде. Делегация составына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук район активы вәкилләре керде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2026 ел Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде, Ватанны саклаучылар һәм хезмәт кешеләре турындагы хәтерне саклауның, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Чара азагында Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.