Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

2026 елның 20 феврале, җомга

Комиссия эшендә Дәүләт автоинспекциясе, юл һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, профильле хезмәтләр вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты — шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә автомобиль юлларын кышкы карап тоту булды. Утырышта катнашучылар урам-юл челтәренең торышын, юлларны вакытында чистарту, чокырлар һәм кар өемнәре барлыкка килүгә юл куймау, кар катламының биеклеген контрольдә тоту һәм юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү мәсьәләләрен карадылар.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре, шул исәптән транспорт чараларының каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы турында аерым фикер алыштылар. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметүгә юнәлдерелгән «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасын үткәрү каралды.

Аеруча игътибарны балаларны автобусларда йөртүне оештыру, мәктәпләрдә йөрткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны җәяүлеләр файдалану зарурлыгына, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме чикләнгән шартларда хәрәкәтләнүгә иътибарны юнәлттеләр.

Утырыш йомгаклары буенча юл оешмаларына норматив таләпләрне төгәл үтәү һәм һава шартларының үзгәрүенә оператив җавап бирү зарурлыгы күрсәтелде. Алексеевск районы территориясендә кышкы чорда юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International