Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2026 елның 16 февралендә кич белән һәм 17 февралендә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр фаразлана.
Кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем көтелә, кайбер районнарда яңгырлы. Республиканың көнбатыш яртысында, шулай ук Казанда 16 февраль кичендә һәм 17 февраль төнендә урыны белән бик көчле кар явачак (явым-төшем 20 мм һәм аннан да күбрәк).
Алексеевск районы өчен 17 февральгә һава торышы фаразы
Болытлы. 16 февраль кичендә һәм 17 февраль төнендә көчле кар һәм юеш кар явуы көтелә, кайбер районнарда яңгыр явуы көтелә. Урыны белән бик күп кар. Көндез явым-төшем сакланачак.
Җил: көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, 7-12 м/с, искәндә 17-22 м/с.
Буран: күрүчәнлек 500 метрга һәм аннан да кимрәккә начарая.
Күренешләр: урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре.
Температура:
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән сакланыгыз.