Игътибар: түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Температура үзгәрү чорында түбәләрдә боз сөңгеләре  һәм кар катламы барлыкка килә. Аларның төшүе имгәнүләргә һәм милеккә зыян китерергә мөмкин.

Халыктан куркынычсызлык чараларын үтәүне сорыйбыз:

  •  Бина диварларына якын килмәгез.
  •  Автомобильләрне кар төшү куркынычы булган түбәләр астында куймагыз.
  • Түбәләрне чистарту эшләре алып барыла торган киртәләнгән участокларны әйләнеп узыгыз.
  •  Урамда колакчын киеп йөрмәгез-сез ишеленүче кар тавышын ишетмәссез. 
  • Шикле тавыш ишетсәгез-туктамагыз, мөмкин кадәр тизрәк стенага сыеныгыз!

Әгәр дә сез куркыныч боз сөңгеләре яки асылынып торган кар күрсәгез-номер буенча мөрәҗәгать итегез: 8 (843) 41 -2-43-99.
Күпфатирлы йортларның түбәләрен җыештыру өчен идарәче компанияләр җаваплы.

Шәхси йорт хуҗаларына:

  • Калынлыгы 20 см дан артып киткән кар җыелмасын.
  • Түбәне чистартканда табигый җылылык изоляциясе өчен кар катламы калдырыгыз.
  • Су агымы бүрәнкәләрен һәм вентиляция торбалары тирәсен кардан чистартыгыз.
  • Түбәгә менмәс өчен, телескопик тоткалы махсус кыргычлар кулланыгыз. 
  • Ялгыз гына эшләмәгез.
  • Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Иминлек — беренче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International