2026 елның 15 феврале — совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы. Бу дата ун елга якын дәвам иткән һәм 15 меңнән артык совет гражданының гомерен алып киткән Әфган сугышы тәмамлануның рәсми көне булып санала.
Истәлекле дата алдыннан Җиңү паркында хәтер митингы узды. Анда район хакимияте, көч структуралары вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм халык катнашты.
Катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Без үз бурычын ахырга кадәр үтәгән кешеләрне хәтерлибез.
Алар турындагы истәлек-безнең үткән һәм киләчәк алдындагы җаваплылыгыбыз.