ТКХ мәсьәләләре - бер кушымтада

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле көндәлек мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге тагын да арта. Моның өчен ТКХ ДИС «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын кулланырга мөмкин.

Аның ярдәмендә халык исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыра, исәпләүләрне карый һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, идарәче оешмаларга мөрәҗәгатьләр җибәрә һәм җаваплар ала, шулай ук гомумйорт җыелышларында онлайн-форматта катнаша ала.

Моннан тыш, кушымтада капиталь ремонт турында мәгълүмат күрсәтелә, идарәче компанияләрдән хәбәрләр бастырыла һәм аларның эше буенча хисап алу мөмкинлеге бар. Бу өйгә нинди хезмәтләр күрсәтелүен һәм нинди күләмдә күрсәтелүен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International