Медицина-өстенлектә

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Алексеевск районында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Р. Абашев, «ТР ССМ ның РКХ» ДАССОның баш табибы М. Р. Гатауллин, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидов, Алексеевск үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм аның хезмәткәрләре катнашында медицина советы үтте.

2025 елда сәламәтлек саклау системасы эшенә йомгак ясалды,   диспансерлаштыру һәм авыруларны профилактикалау, кадрлар белән тәэмин итү һәм медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алексеевск үзәк район хастаханәсенең Республика клиник хастаханәсе белән актив хезмәттәшлеге билгеләп үтелде: республика клиникасы белгечләре район табибларына консультацияләр бирәләр, катлаулы клиник очракларны ачыклауда ярдәм итәләр һәм хезмәткәрләрне компетенцияләр үзәге аша укыталар.

Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә:

«Сәламәтлек саклау-ул барыннан да элек кешеләр. Безнең бурыч-медицина хезмәткәрләре нәтиҗәле эшли, ә район халкы сыйфатлы һәм кулай медицина ярдәме ала алырлык шартлар тудыру»

Медицина советы азагында Алексеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International