Бүләкләр-эшенә һәм районга тугрылык өчен

2026 елның 8 феврале, якшәмбе

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен төрле өлкәләрнең иң яхшы вәкилләре дәүләт һәм муниципаль бүләкләр белән бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Гөлсинә Әсәдулла кызы Йосыпова бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Кыр Шонталы авыл җирлеге башлыгы Гөлнар Нургазиз кызы Кыямовага   тапшырылды.

Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелде:
Илдус Ильяс улы Әсфәндияровка-«Алексеевскдорстрой»  ААҖ электромонтеры   («ТР атказанган энергеты»);
Дмитрий Владимирович Ерашовка - «Алексеевскдорстрой» ААҖ машина йөртүчесе («Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре»);
Ренат Фоат улы Хафизовка — «Водоканал» ААҖ ассенизатор машинасы йөртүчесе («Татарстан Республикасының атказанган ТКХ хезмәткәре»);
Валерий Валентинович Илюшинга -Ялкын авыл мәдәният йорты режиссеры  («ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре»);
Илшат Шәрир улы Камаевка -«Родина» колхозы шоферы   («Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»).


«Алексеевск керамикасы» ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү буенча урынбасары Лилия Гарифулла кызы Лысовага һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ автомобиле йөртүчесе Владимир Александрович Лошкаревка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде.
Ирина Юрьевна Монина, Ольга  Анатольевна Турнина, Ирина Владимировна Алексеева, Игорь Константинович Свистунов, Владимир Евгеньевич Егоров, Гөлсинә Рәшит кызы Фәйзуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнделәр.


Алексеевск муниципаль районы Башлыгының рәхмәте белән Владимир Васильевич Макаров, Илья Константинович Маташов, Илфат Әсхәт улы Җаббаров, Наталья Григорьевна Акинова бүләкләнде. Район башлыгының Мактау грамотасы белән Рәзинә Ирек кызы Яруллина бүләкләнде.


«Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме агросәнәгать комплексы ветераны Ильяс Мортазьевич Әхмәтовка, шулай ук «Юнармеец» яшүсмерләр клубы директоры Андрей Анатольевич Чугуровка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International