Алексеевск районы автопаркы өч автомобиль белән тулыланды

2026 елның 7 феврале, шимбә

Район учреждениеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы район сессиясе вакытында булды. Автобус мәдәният бүлегенә тапшырылды-ул күчмә чаралар, иҗат коллективлары гастрольләре һәм республика проектларында катнашу өчен кулланылачак. Тәрбияләнүчеләрне ярышларга, җыеннарга һәм патриотик чараларга йөртү өчен8 урынлык пассажир «ГАЗеле»  Биләрнең «Юнармеец» яшүсмерләр клубына бирелде . «Лада Ларгус» автомобиле спорт бүлегенә тапшырылды һәм район спорт учреждениеләренең көндәлек эшенә җәлеп ителәчәк.

Барлык техника җирле бюджет хисабына сатып алынган һәм социаль өлкә учреждениеләренең мобильлеген, һәркем файдалана алырлык һәм эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International