Эшләр муниципаль берәмлек бюджеты хисабына башкарылды. Бинаның гомуми мәйданы 280 квадрат метр, капиталь ремонт бәясе-18,7 миллион сум.
Яңартылганнан соң ЗАГС тантаналы чаралар үткәрү һәм гражданнарны кабул итү өчен заманча һәм уңайлы урынга әйләнде. Холл һәм теркәү залы яңартылды, белгечләр һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Яңартылган диварларда 2026 елда Алексеевск районында беренче никахлашу тантанасы булуы символик мәгънәгә ия. Сергей белән Лилия Спириннар гаилә юлын биредә башладылар. Яшь гаиләне хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Викторович Морозов һәм Айдар Рәис улы Метшин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Афраим улы Кузюров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев, район башлыгы Сергей Демидов котлады. Аларга бүләк сыйфатында телевизор тапшырдылар — яңа йортта уңайлылык һәм иминлек символы буларак.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, ЗАГСны яңарту — һәр гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә лаеклы шартлар тудыруга өлеш кертә.