Биләр укучысының беләзекләре чик буендагы сугышчылар өчен саклык чарасы булды

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Алексеевск районы авылларында башланган вакыйга дәүләт чигендә җылы кабул ителгән һәм рәхмәт сүзләре белән кире кайтты. Ул фронтны һәм тылны чын күңелдән берләштерүнең үрнәге булды.

Алексеевск районының Биләр, Шәмә һәм Чуваш Майнасы авыллары, шулай ук Аксубай районының Яңа Чуваш Адам авылы халкы Белгород өлкәсендә бурычлар үтәүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп тапшырган. Йөккә азык — төлек, гигиена чаралары һәм җылы әйберләр-катлаулы хезмәт шартларында сугышчыларга кирәк булган бөтен нәрсә кергән.

Биләр мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Анастасия Гайнуллинаның беләзекләре һәм шигырьле хаты аеруча күңелгә үтеп керә торган бүләк була. Кыз аларны үз куллары белән үргән, аларга ярдәм, ышаныч һәм өмет сүзләре салган. Хат һәм беләзекләр гуманитар ярдәм белән бергә китә.

Посылка 24 нче укчы батальонның личный составына килеп җиткән. Подразделение командиры, капитан Максим Уленгов сугышчылар исеменнән район халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, гуманитар ярдәм хәрбиләр өчен кирәкле ярдәм генә түгел, ә көчле мораль стимул да булуын билгеләп үткән. Биләрдә яшәүче яшь кызга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде - сугышчылар беләзекләрне шунда ук кигәннәр, аларны үзләренең сакчылары дип атаганнар.

Җавап итеп хәрбиләр Биләр мәктәбенә Анастасиягә аерым рәхмәт хаты юллаганнар. Аны тантаналы линейкада укыдылар. Укучылар өчен бу батырлык, кешелеклелек һәм үзара ярдәмләшүнең җанлы дәресе булды.

Настя үзе сугышчыларга ярдәм итәргә һәм өйдә алар турында хәтерлиләр һәм көтүләрен искә төшерергә теләвен белдергән. Солдатның җавабы аның өчен көтелмәгән һәм бик дулкынландыргыч вакыйга булды.

Бу тарих тагын бер кат күрсәтә: хәтта зур булмаган, ләкин эчкерсез гамәл дә зур әһәмияткә ия булырга һәм йорт белән бүген илебезне саклаучылар арасында бердәмлек, ярдәм һәм элемтә символына әверелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International