Алексеевск районында Советның 43 нче утырышы узды.
Район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узган сессия эшендә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, шулай ук ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, депутатлар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, муниципалитет активы катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан районның товар җитештерүчеләре һәм үзмәшгульләре күргәзмәсе узды. Район мәдәният йорты янындагы урам мәйданында районның алдынгы төзелеш предприятиеләре һәм сәнәгать паркы резидентлары тәкъдим ителде. Алар үз эшчәнлекләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Бина фойесында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр күргәзмәсе эшли башлады. Моннан тыш, район үзмәшгульләре, нәфис туку фабрикасы үз продукциясен тәкъдим итте, ә Алексеевск аграр көллияте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләрне күрсәтте.
Күргәзмә барышында савым буенча югары күрсәткечләр өчен саву аппараты алуга сертификатлар тапшырылды. Бутлеровка авыл җирлегеннән Ринат Хисамиев, Зур Полянка авыл җирлегеннән Ирина Баранова һәм Андрей Асекретов, Урман Асты Шунталысы авыл җирлегеннән Ринат Мәхмүтов һәм Лебедино авыл җирлегеннән Дмитрий Бечиков ия булдылар.
Утырыш көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Алексеевск районы башлыгының 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турындагы доклады торды. Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, социаль-икътисади үсеш рейтингында Алексеевск районы республика буенча 12 нче урында тора. Районның берләштерелгән бюджетына 1,8 млрд сумнан артык акча кергән, ә тулай территориаль продукт 16 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 13% ка күбрәк. 2024 елда районда бик күп әһәмиятле вакыйгалар булды: район үзәк хастаханәсенә һәм азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды, Чуваш Майнасы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм Кыр Шунталысы авылында комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Шулай ук йөк елга порты төзелеше башланды, 2030 елга аның йөк әйләнеше буенча планлаштырылган куәте 12 млн тонна тәшкил итәчәк. Узган ел район 21 нче республика программасын гамәлгә ашыруда актив катнашты, капитал салуларның гомуми күләме 1 млрд 700 млн сумнан артып китте. Агымдагы елда районны үстерү һәм төзекләндерү эше дәвам иттереләчәк.
Советның 43 нче утырышы кысаларында район халкына медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
РФ Президенты Указы белән Ватан мәнфәгатьләрен яклаган, сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен II дәрәҗә "Батырлык өчен" медален МХО катнашучысы Герман Шеинга тапшырдылар. ТР Рәисе Указы белән республикада юл төзелешен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән "Алексеевскдорстрой" ААҖ остаханәсе мөдире Рифат Шәрәфетдинов һәм "Алексеевскдорстрой"ААҖ автогрейдеры машинисты Владимир Бочкарев бүләкләнде. Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "ТР җирле үзидарәсен үстергән өчен" медале белән Урман Асты Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Алек Җиһаншин һәм Олы Тигәнәле авыл җирлеге секретаре Ләйсән Хәмәтшина бүләкләнде. Алексеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайловка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. "ТР атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исемен район мәдәният йортының тавыш яздыру секторы мөдире Дилшот Эгамбердиев алды. "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Фәрит Зәйдаровка "ТР атказанган төзүчесе"дигән мактаулы исем бирелде. Алексеевск районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Наталья Сафоновага, Алексеевск аграр көллиятенең махсус фәннәр укытучысы Рифат Галиевка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзинага, Башкарма комитетның инфраструктура бүлеге башлыгы Надежда Фоминага, "Алексеевскдорстрой" ААҖ бригадиры Александр Баклановка, җирле мөселман дини оешмасының имам-мөхтәсибе Рөстәм Вальщиковка, ветераннарның җирле иҗтимагый оешма рәисе Елена Макарихинага , Ольга Скучаевага, "Үзәкләштерелгән бухгалтерия" МБУ финанс бүлеге башлыгына, Эльмира Вәлиевага, "Оазис"кафесы мөдиренә,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте тапшырылды.