2026 елда мәдәни һәм мәгариф оешмаларында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (НОКОУ) хезмәт күрсәтүче оешма турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы; хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге; хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; оешма хезмәткәрләренең яхшы күңеллелеге, әдәплелеге, компетентлыгы; тулаем хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота.
2023 елда оешмаларны 100% колачлап, хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирелде. Анда 4-мәдәни һәм 33-мәгариф оешмалары катнашты.
Бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет карары буенча, 2026 елда мәдәният һәм мәгариф оешмаларына бәйсез бәя бирергә карар кылынды.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү 33 мәгариф һәм 4 мәдәният оешмасында үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, сез мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүдә катнаша аласыз, моның өчен сезгә сылтама буенча узарга кирәк.https://www.survio.com/survey/d/C7S0U9A2Z0D6O9J5G
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча барлык мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://bus.gov.ru/pub/home.