Алексеевск районы делегациясе «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсенең Х слетында булды, ул Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесында узды.
Чарада районның җирле бүлекчәсе Штабы начальнигы Андрей Чугуров, мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Кәримова һәм Биләр мәктәбе яшь армиячеләре Артем Лаврентьев һәм Денис Михайлов катнашты.
Слетта 2024 елга йомгак ясалды, республикада патриотик тәрбия бирүнең уңай практикаларын билгеләп үттеләр, киләсе елга ориентирлар билгеләделәр.
Катнашучылар Мактаулы каравыл ротасының күрсәтмә чыгышын күрделәр, музейда һәм танк училищесының уку корпусларында булдылар.
Югары нәтиҗәләр, Татарстан Республикасында «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегендә актив катнашуы һәм МХО да катнашучыларга ярдәм иткәне өчен Андрей Чугуров аерымлык билгеләре белән бүләкләнде.
Алексеевск районында патриотик эш дәвам иттереләчәк. 2025 елда, Ватанны саклаучылар елында, безнең мәктәпләрдә отрядлар яңа яшь армиячеләр белән тулыланыр дип өметләнәбез.