«Алексеевскдорстрой»предприятиесе хезмәткәрләренең гаиләләрен өй туе белән котладылар.
Бүген Лебяжье авылында 24 фатирлы яңа йортны ачу тантанасы булды. Йорт предприятиенең үз торак программасы нигезендә төзелгән: һәр биш ел саен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр исәптән төшерелә, ә айлык түләү үзе хезмәткәрнең хезмәт хакыннан түләнә.
Яңа торакка урнашучыларны VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов котладылар.
Бу «Алексеевскдорстрой» ААҖнең соңгы вакытта үз хезмәткәрләре өчен төзелгән икенче КФЙ инде.
Социаль юнәлешле компаниянең лаеклы үрнәге!